Аксубай муниципаль районында "Хыял" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр мультфильмнарны үзләре ясый. Приют каршында эшләүче "Мульти-пульти" түгәрәге балаларга мультимедиа проектларын төзергә, конструкцияләргә, рәсмиләштерергә мөмкинлек бирә.
Иҗади эшләрне башкару процессында балаларның аңы үсә, алар коллективта индивидуаль эшләргә өйрәнә, мөстәкыйльлек сыйфатлары арта. Приютта тәрбияләнүчеләр түгәрәккә бик теләп һәм кызыксынып йөри. Балалар үзләренең ясалган мультфильмнарын дискка яздыра һәм нәниләргә горурлык белән күрсәтә.