«Шатлык» приютындагы балаларга тәрбияче һөнәре турында сөйләделәр

2020 елның 24 гыйнвары, җомга

Питрәч районы балалар һәм яшүсмерләр өчен «Шатлык» социаль приютында тәрбияче Р.С. Ахуҗанова һөнәри юнәлеш бирүче дәрес үткәрде. Кече төркем тәрбияләнүчеләренә белгеч тәрбияче һәм укытучы һөнәрләре турында сөйләде.

Дәрестә тәрбияче кызыклы алымнар кулланды, балаларга музыкаль видеороликлар күрсәтте. Соңыннан приютта тәрбияләнүчеләр «Дәрестә» дигән сюжетлы уен уйнадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International