Лениногорск үзәк район хастаханәсенең хатын-кызлар консультациясе базасында «Миңа тормыш бүләк ит!» дигән акция узды. Чара «Демография» илкүләм проекты кысаларында «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагоглары тарафыннан оештырылды.
Акциянең төп максаты – туучылар санын арттыру, гаилә һәм ана булуның традицион кыйммәтләрен үстерү.
Чара кысаларында белгечләр балалар туу белән бәйле түләүләр, социаль ярдәм чаралары, шулай ук балалар кирәк-яраклары бүләк комплекты турында сөйләделәр.