17 гыйнварда Менделеев шәһәрендә яшәүче хезмәт ветераны Татьяна Даниловна Попова үзенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Бу истәлекле көнне ветеранны юбилее белән район башлыгы Валерий Чершинцев, социаль яклау бүлеге башлыгы Фаина Козырева, «Бондюжский» территориаль иҗтимагый үзидарәсе профкомы Любовь Сорокина, Татьяна Митшина, Рөстәм Борһанов һәм Рәмзия Әхмәдиева котладылар.
Юбилярга Россия Президенты Владимир Путин һәм Рөстәм Миңнеханов исеменнән открыткалар һәм ТАССРның 100 еллыгы хөрмәтенә истәлекле билге тапшырдылар.