22 гыйнварда Чистай психоневрология интернатында акварель рәсем сәнгате буенча мастер-класс узды. Номерлар буенча рәсемнәр ясап, яшәүчеләр үзләрен чын рәссамнар итеп тойдылар.
Социаль хезмәтләр алучы Айрат Гатауллин һәркемгә аерым киңәшләр бирде, теге яки бу төсләрне дөрес итеп куллануда ярдәм итте.
Кайбер катнашучылар өчен мастер-класс көн буена сузылды, чөнки алар рәсемнәрен тизрәк тәмамларга теләделәр.