«Демография» милли проектының «Өлкән буын» проектын тормышка ашыру кысаларында Кукмара муниципаль районында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны диспансерлаштыру, профилактик тикшерүләр һәм скрининглар үткәрү өчен районның медицина оешмаларына илтүне оештыру дәвам итә.
2020 елда диспансерлаштыруга 116 кеше китерелгән инде. Гыйнвар аена план – 152 өлкән яшьтәге авыл кешесе.
I кварталда районның медицина оешмаларына 452 кеше китереләчәк.