Бүген Түбән Каманың халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә "2020 елга инвалидларны һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнарны эшкә урнаштыру өчен эш урыннары квоталау һәм резервлау" темасына семинар узды. Чара халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, прокуратура, "Танеко" АҖ, "Строймонтаж-инжиниринг" ҖЧҖ, "Гармония" дәвалау-диагностика үзәге" ҖЧҖ, "Татэнерго" АҖ филиалы-Түбән Кама җылылык челтәрләре", "35 нче Лицей" һ. б. катнашында узды.
Эш бирүчеләргә мәшгульлек үзәгенә тапшырырга кирәк хисап мәгълүматының төрләре һәм ешлыгы турында мәгълүмат җиткерелде, инвалидларны эшкә урнаштыру өчен эш урыннары квоталау буенча бурычларны үтәмәгән өчен нәтиҗәләр турында аңлатмалар бирелде.
Чарада шулай ук түбәндәге мәсьәләләр буенча фикер алыштылар:
- "Демография" милли проекты кысаларында 50 яшьтән өлкәнрәк хезмәткәрләрне, шулай ук өч яшькә кадәрге балаларны карау ялындагы хатын-кызларны укытуны оештыру;
- мәшгульлек хезмәте юнәлеше буенча инвалидларны эшкә урнаштырганда хезмәт өчен түләү чыгымнарының бер өлешен каплау;
- күп балалы ата-аналарны яки инвалид балалар тәрбияләүче ата-аналарны эшкә урнаштыру өчен эш урыннары булдыруга киткән чыгымнарны каплау.