Аз тәэмин ителгән һәм социаль яклауга мохтаҗ гражданнарның тормыш дәрәҗәсен күтәрү максатыннан Менделеевск муниципаль районында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү программасын тормышка ашыру дәвам итә.
Социаль яклау бүлеге башлыгы Фаина Козырева эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә социаль ярдәмнең яңа чаралары һәм үзгәрешләр турында сөйләде. Киңәшмәдә катнашучылар беренче бала туу (уллыкка алу) белән бәйле рәвештә айлык түләү шартлары, балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең яңа чаралары турында белде.
Бүлек башлыгы билгеләп үткәнчә, гражданнарга барлык социаль ярдәм чаралары да гариза нигезендә күрсәтелә.