23 гыйнварда Балык Бистәсе муниципаль районының социаль яклау тармагының йомгаклау җыелышы узды. Анда 2019 елга нәтиҗәләр ясалды һәм 2020 елга бурычлар куелды.
Җыелышта башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары А. Вафина, социаль яклау бүлеге башлыгы Р. Исмәгыйлев, Республика матди ярдәм үзәгенең 35 нче бүлекчәсе, «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге һәм «Акчарлак» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты, Корноухово өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре катнашты.
Киңәшмә барышында социаль яклау бүлеге башлыгы, социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директорлары докладлары тыңланды.