Казанның Дәрвишләр бистәсендәге акылга зәгыйфь балалар интернат-йортында тормышка ашырыла торган «Мин әйтәм!» проекты сөйләм телен аңлауда тайпылышлары булган балаларга ярдәм итәргә юнәлдерелгән.
Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында социаль хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчьяклы комиссиясе янәшәсендә халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының чираттагы утырышы узды.
ТАССР төзелүгә 100 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында Минзәлә районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә белән эшләү буенча белгече Ольга Бывальцева мәгълүмати стенд әзерләде.
Питрәч муниципаль районында «Демография» милли проектын тормышка ашыру дәвам итә.
17 гыйнварда Менделеев шәһәрендә яшәүче хезмәт ветераны Татьяна Даниловна Попова үзенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Лениногорск үзәк район хастаханәсенең хатын-кызлар консультациясе базасында «Миңа тормыш бүләк ит!» дигән акция узды. Чара «Демография» илкүләм проекты кысаларында «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагоглары тарафыннан оештырылды.
22 гыйнварда Чистай психоневрология интернатында акварель рәсем сәнгате буенча мастер-класс узды. Номерлар буенча рәсемнәр ясап, яшәүчеләр үзләрен чын рәссамнар итеп тойдылар.
«Демография» милли проектының «Өлкән буын» проектын тормышка ашыру кысаларында Кукмара муниципаль районында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны диспансерлаштыру, профилактик тикшерүләр һәм скрининглар үткәрү өчен районның медицина оешмаларына илтүне оештыру дәвам итә.
Кукмара муниципаль районы "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре үз эшләрендә "Скандинавия йөреше" технологиясе актив куллана.
23 гыйнварда Балык Бистәсе муниципаль районының социаль яклау тармагының йомгаклау җыелышы узды. Анда 2019 елга нәтиҗәләр ясалды һәм 2020 елга бурычлар куелды.