Казанның Дәрвишләр бистәсендәге акылга зәгыйфь балалар интернат-йортында тормышка ашырыла торган «Мин әйтәм!» проекты сөйләм телен аңлауда тайпылышлары булган балаларга ярдәм итәргә юнәлдерелгән.
2020 елның гыйнварыннан балалар белән коммуникатив планшетларда һәм сөйләшә торган линейкалар белән эш алып барыла. Бу альтернатив һәм өстәмә коммуникацияләр буенча эшнең чираттагы этабы. Аның нәтиҗәләре буенча интернат-йорты хезмәткәрләре балаларны укыту һәм үстерү буенча яңа уңай нәтиҗәләр көтә.