Татарстанда авыл халкын медицина учреждениеләренә китерү дәвам итә

2020 елның 24 гыйнвары, җомга

Питрәч муниципаль районында «Демография» милли проектын тормышка ашыру дәвам итә. Көн саен район үзәк хастаханәсенә, ФАПларга һәм амбулаторияләргә 12дән 20гә кадәр өлкән яшьтәге гражданнар китерелә. Ел башыннан бирле медицина тикшерүләрен 96 өлкән яшьтәге кеше узды.

2019 елда бу мөмкинлектән 1 344 өлкән буын вәкиле файдаланды. 2020 елның 1 кварталында «Өлкән буын» проекты чаралары 600 өлкән яшьтәге кешене колачлаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International