ТАССР төзелүгә 100 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында Минзәлә районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә белән эшләү буенча белгече Ольга Бывальцева мәгълүмати стенд әзерләде.
Стендта ТАССР барлыкка килү тарихы һәм республика турында кызыклы фактлар, шулай ук әлеге юбилейны бәйрәм итүгә багышланган чаралар турында мәгълүмат урнаштырылган.
Бу юнәлештә эш патриотик тәрбия бирү программасын гамәлгә ашыру кысаларында алып барыла.