Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында социаль хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчьяклы комиссиясе янәшәсендә халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының чираттагы утырышы узды.
Утырышта хезмәт хакын түләү буенча бурычлары булган Бөгелмә, Әлмәт, Тәтеш муниципаль районнары һәм Яр Чаллы шәһәре эш бирүчеләре тыңланды.
Предприятиеләр хезмәт хакы буенча бурычларны тулысынча түләп бетергәнче Координация советы һәм территориаль ведомствоара комиссия контролендә калдырылды.