23 гыйнварда Балык Бистәсе муниципаль районында Масловка һәм Корноухово авыл җирлекләрендә отчет сессияләре узды.
Чарада Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, район башлыгы Илдар Таҗетдинов, башкарма комитет җитәкчесе Роман Исланов, аның икътисад һәм инфраструктура мәсьәләләре буенча урынбасарлары, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма һәм предприятие җитәкчеләре катнашты.
Халык җыеннарында 60 кеше катнашты.
Шулай ук чаралар кысаларында модульле фельдшер-акушерлык пунктын ачу тантанасы узды.