Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова «Вверх!» республика конкурсы финалистлары һәм ТР Яшьләр хөкүмәте вәкилләре белән очрашты.
Министр белән очрашуда конкурс финалисты Идалия Җиһаншина инклюзив һәм адаптив хореография буенча дәресләр үткәрүгә юнәлдерелгән «Крылья Счастья 2.0» социаль-иҗади проектын тәкъдир итте.
Проектның тагын бер катнашучысы – Гөлфия Мотыйгуллина. 2017 елда ул бәйгедә җиңгән, ә хәзер ТР Яшьләр хөкүмәте рәисенең мәдәният мәсьәләләре буенча киңәшчесе. Бүген Гөлфия 2019 елда үзенең «Я – ДоброТворец» социаль-иҗади проектын тормышка ашыруга йомгак ясады.
Бүгенге очрашу кысаларында шулай ук Министрлык һәм ТР Яшьләр хөкүмәтенең алга таба хезмәттәшлеге турында планы төзелде.