Казанда инвалидлар өчен социаль проект тормышка ашырыла

2020 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

«Демография» милли проекты кысаларында Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Социаль ял итеп алу» проекты тормышка ашырыла. Шушы көннәрдә учреждениедә 18 яшьтән өлкәнрәк инвалидларга социаль-педагогик һәм социаль-психологик хезмәт күрсәтү буенча чираттагы дәрес узды.

Психологлар фикеренчә, мондый дәресләр инвалидларга социаль мохиткә җайлашырга ярдәм итә, ә аларның ата-аналарына ял итү мөмкинлеге бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International