«Яңа тормыш – киләчәк өметләр» дигән гаилә институтын ныгыту һәм аналарның яңа туган балаларыннан иртә баш тартуын кисәтү буенча программаны тормышка ашыру кысаларында Минзәлә муниципаль районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Марина Гатина «Танышу һәм элемтә урнаштыру» дигән дәрес үткәрде.
Дәрес төркемдә катнашучылар белән танышудан башланды. Эмоциональ халәтне һәм бала көткән хатын-кызларның йөклелеккә мөнәсәбәтен билгеләү максатыннан булачак әниләрнең беренчел диагностикасы үткәрелде. Аннары психолог булачак әниләрне дәресләрнең эчтәлеге, эштә кулланылачак формалар һәм алымнар белән таныштырды.
Чара ахырында йөкле хатын-кызлар үзләренең кәефләрен бәяләделәр, хис-тойгылары һәм дәрес турында хис-кичерешләре белән уртаклаштылар.