«Шәфкать» үзәгендәге балалар һөнәри юнәлеш бирүче экскурсиядә булдылар

2020 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында социаль хезмәт алучылар өчен экскурсия оештырылды. Балаларны пешекче һәм кондитер һөнәрләре белән таныштырдылар.

Җитештерү цехы хезмәткәрләре балаларга төрле икмәк продукциясенең ничек пешерелүен күрсәттеләр, ипи пешерү процессы белән таныштырдылар.

Тәрбияләнүчеләр өчен экскурсия истә калырлык вакыйга булды һәм хезмәт кешеләренә хөрмәт уятты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International