«Веста» хезмәткәрләре сугыш еллары җырлары конкурсында катнашты

2020 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

Россиядә Хәтер һәм дан елы һәм Түбән Кама муниципаль районында Мәрхәмәтлелек елы кысаларында 24 нче гыйнвар көнне «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге хезмәткәрләре арасында иҗади бәйге уздырылды.

Иҗади конкурста үзәкнең һәр бүлекчәсе катнашты. Конкурсантлар рус һәм татар телләрендә җырлар башкардылар. Бүлекләрнең берсе «Солдатлар» җырын сәхнәләштерде.

Ахырда барлык хезмәткәрләр «Катюша» җырын башкардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International