«Өмет утравы» белгечләре өлкәннәрне интернет-ресурслардан файдаланырга өйрәтә

2020 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

Югары Осланның «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре өлкәннәрне үзләренең мобиль җайланмаларын кулланырга, шулай ук кирәкле программалардан һәм мобиль кушымталардан ничек файдаланырга икәнен аңлаталар. Өлкән яшьтәге кешеләргә дәүләт хезмәтләре порталында ничек эшләргә, туганнары һәм дуслары белән аралашканда видеоэлемтә белән ничек файдаланырга кирәклеген сөйлиләр һәм күрсәтәләр.

Мәгълүмати технологияләр белән танышу өлкәннәрнең тормыш сыйфатын үзгәртүгә китерә. Заманча технологияләрдән һәм Интернеттан файдалана белү өлкән буын кешесенең тормышын яңа мәгънә белән тулыландыра, тормыш белән кызыксыну уята, аралашу һәм мәнфәгатьләр даирәсен киңәйтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International