Шушы көннәрдә Әлмәтнең «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында ата-аналар өчен «Яхшылык дәресләре. Ата-аналар мәхәббәте сукмагы» дигән темага дәрес үткәрелде.
Чараның максаты – ата-аналарның тәрбия мәсьәләләрендә психологик компетентлыгын арттыру, нәтиҗәле аралашу күнекмәләрен үстерү. Дәрес барышында бала белән ата-ананың гаиләдә аралашу проблемалары буенча фикер алыштылар.
Шулай ук ата-аналарга балигъ булмаган балаларны тәрбияләүдә кулланырга мөмкин булган уеннар, техника, методлар күрсәтелде. Лекция ахырында катнашучыларга буклетлар таратылды.