Яр Чаллының «Ышаныч» үзәге белгечләре интернат-йортта булып кайтты

2020 елның 4 феврале, сишәмбе

«Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Яр Чаллы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карамагындагылар белән мәгълүмати очрашу уздырдылар.

Очрашу барышында «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды, «Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә» пилот проекты турында сүз барды.

Шулай ук интернат-йортта яшәүчеләргә «Ышаныч» комплекслы үзәге эшчәнлеге, өйдә социаль хезмәт күрсәтү рәвешендә социаль хезмәтләр күрсәтү тәртибе һәм шартлары турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International