Тәтеш интернат-йортында яшәүчеләр кунаклар кабул итте

2020 елның 4 феврале, сишәмбе

«Кайгырту» партия проекты кысаларында Апас муниципаль районы мәдәният хезмәткәрләре Тәтеш картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар өчен күңел ачу чарасы оештырдылар. Концерт ТАССРның 100 еллыгы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган иде.

Мәдәният бүлеге артистлары матур концерт программасы тәкъдим иттеләр, тамашачыларны матур җырлар, баянда уйнау һәм дәртле биюләр белән сөендерделәр.

Тәтеш интернат-йортында Апас районыннан дүрт социаль хезмәт алучы яши. Якташлары белән очрашуга һәм аралашуга алар бик шат иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International