Минзәләнең «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр Бөек Ватан сугышы ветераны Алексей Афанасьевич Назаров янында кунакта булдылар. Чара «Җиңү волонтерлары» проекты кысаларында тәрбияче һәм социаль педагог тарафыннан оештырылды.
Беренче генә булмаган әлеге очрашу ветеранны бик сөендерде. Безнең тынычлык өчен көрәшкән ветеранга балалар чын күңелдән рәхмәт сүзләре җиткерделәр, үз куллары белән ясаган открытка тапшырдылар, ишек алдын кардан чистартырга ярдәм иттеләр.
«Мондый проектта катнашу – кирәкле эш, без тарихны саклыйбыз һәм ветераннарга ярдәм итәбез, ә иң мөһиме – хәзерге буында патриотик аң һәм бөек Ватаныбыз өчен горурлык хисе тәрбиялибез», – дип билгеләп үтә тернәкләндерү үзәге белгечләре.