«Шәфкать» тернәкләндерү үзәгендә Войта-терапия уңышлы кулланыла

2020 елның 4 феврале, сишәмбе

Шушы көннәрдә Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә дәвалау физик культурасы буенча инструктор Гөлчәчәк Шакирҗанова «Войта-терапия методикасы» дигән темага чара үткәрде.

Войта-терапия – үзәк нерв системасы һәм терәк-хәрәкәт аппараты бозылу сәбәпле мотор функцияләре патологияләре булган сабыйларны, балаларны һәм өлкәннәрне дәвалауның физиотерапевтик алымы.

Әлеге методика «Шәфкать» үзәгендә 2019 елның декабреннән бирле кулланыла. Моның өчен дәвалау физик культурасы буенча инструктор Халыкара медицина тернәкләндерү академиясендә уку курсы узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International