«Ритмотерапия» технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә музыкаль коррекция-үсеш дәресе узды.
Ритмотерапия – хисләрне һәм кичерешләрне чагылдыручы иң борынгы ысулларның берсе. Музыкаль ритмлы күнегүләр релаксацион функция башкара, эмоциональ көчәнешләрне төшерә, акыл талчыгуын бетерергә булыша.
«Ритмотерапия» технологиясен гамәлгә ашыру барышында күпчелек тернәкләнүчеләрдә уңай динамика күзәтелә: үз-үзеңне җайга салу дәрәҗәсе арта, коммуникатив күнекмәләр киңәйтелүе күзәтелә.