«Кар десанты» акциясе кысаларында Югары Осланның «Өмет утравы» комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре карамакта булган гражданнарга йорт яны территориясен кардан чистартуда ярдәм күрсәтте. Алар ишегалларында җыелган карны, йортка, хуҗалык корылмаларына кадәр юлларны чистарттылар.
Әлеге чарада 20 социаль хезмәткәр катнашты. Акция 2020 елның март ахырына кадәр дәвам итәчәк.