Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты тәрбиячесе атна саен аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәт алучылар белән «Ком терапиясе» технологиясе буенча дәресләр үткәрә.
Әлеге технологиянең максаты – үз-үзеңне контрольдә тоту, иҗади фикерләү, хәтер, игътибар, сөйләм күнекмәләрен үстерү. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, социаль хезмәт алучылар комда төрле формадагы фигураларны бик теләп ясыйлар, үзләренең иҗади мөмкинлекләрен күрсәтәләр.