Узган елның ноябрь аенда Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенә бер йортта яшәүчеләрдән мөрәҗәгать килә, алар өлкән яшьтәге күршесенең даими рәвештә чит кеше ярдәменә мохтаҗ булуын билгеләп үткән булалар.
Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре мобиль бригада белән оператив рәвештә шул өйгә барып кайталар. Анда яшәүче Любовь Ивановна канәгатьләнмәслек санитар-гигиена шартларында яши икән. Өлкән кешенең туганнары юк, әмма инде озак вакытлар аны күршеләре карый – азык-төлек сатып алалар, ашаталар.
Кирәкле ярдәм оештыру өчен хезмәткәрләр барлык процедураларны башкара, типизация үткәрә һәм өлкән кешенең көндәлек көнкүреш гамәлләрен башкарганда чит ярдәмгә бәйле булу дәрәҗәсен билгели.
Әлегә кирәкле процедуралар үткәрелгән вакытта Любовь Ивановна социаль хезмәткәрләр патронажында тора: аны көн саен ашаталар, сәламәтлек торышын күзәтәләр, фатирны чисталыкта тоталар, кирәкле дару препаратлары белән тәэмин итәләр. «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакыт карау системасы шулай итеп гамәлгә кертелә. Ул авыр тормыш хәлендә булган кешенең проблемаларын нәтиҗәле һәм кыска вакыт эчендә хәл итәргә мөмкинлек бирә.