«Астра» үзәгендә патриотик юнәлешле чара үткәрделәр

2020 елның 5 феврале, чәршәмбе

Алабуганың мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» тернәкләндерү үзәгендә «Фашизмга каршы көрәштә совет халкының батырлыгы» дигән чара узды.

Чараның максаты – социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның Бөек Ватан сугышы турында белемнәрен киңәйтү, шул еллардагы вакыйгалар белән таныштыру. Әңгәмә барышында балалар шулай ук Алабугада туып-үскән СССР Герое Степан Петрович Спирьковның биографиясе белән таныштылар.

Чара ахырында катнашучылар «Куркусыз балалар» дигән нәфис фильм карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International