4 февральдә Буаның «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе карамагындагы тыл ветераны Мөнирә Галәветдин кызы Нуриева үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Юбилярны Буа шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе О.Ю. Панцырев һәм «Гармония» үзәгенең социаль эш буенча белгече М.Х. Кулеева котладылар. Мөнирә Галәүтдин кызына Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин исеменнән котлау хаты, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырылды.