Кичәге көнне Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр сәламәтлек өчен файдалы итеп үткәрергә һәм скандинавия йөрешенә багышларга уйладылар.
«Скандинавия йөреше безнең карамактагылар өчен гадәти хоббига әйләнде. Мондый чаралар өлкәннәрнең физик активлыгын арттыра, алар күтәренке кәеф алалар», – дип билгеләп үтә учреждениенең медицина хезмәткәрләре.
Саф һавада шөгыльләнү нәтиҗәсендә социаль хезмәт алучылар арыганлык кимү, эчке киеренкелек бетүне билгеләп үтәләр.