Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында хәзерге вакытта 8 Бөек Ватан сугышы ветераны – тыл хезмәтчәннәре яши. Алар өчен уңайлы һәм имин яшәү шартлары тудырылган. Интернат белгечләре аларга яңа шартларда җайлашырга булышалар, шәхси консультацияләр, тренинг дәресләре үткәрәләр. Шул ук вакытта тәрбияләнүчеләрнең ялын оештыруга аерым игътибар бирелә.
Әмма ветераннар аеруча игътибарга мохтаҗ. Кичә интернат-йортка Буа медицина училищесының волонтерлар-студентлары килеп киттеләр. Алар өчен Бөек Ватан сугышы ветераны Николай Михайлович Коробицин белән очрашу-әңгәмә оештырылды.
Интернат-йорт белгечләре фикеренчә, ветераннарның яшьләр белән аралашуы яшь буында үз илеңә карата горурлык һәм хөрмәт хисен үстерергә мөмкинлек бирә, ә өлкән буын өчен мондый әңгәмәләр үзләрен кирәкле итеп тоярга ярдәм итә.