Казанлылар эш урыннары ярминкәсенә чакырыла

2020 елның 5 феврале, чәршәмбе

12 нче февраль көнне Казанның Вахитов районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрә.

Әңгәмә барышында эш бирүчеләр вәкилләре ярминкәдә катнашучыларны эш шартлары, ялланган персоналга карата таләпләр белән таныштырачаклар, казанлыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәкләр.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре эшкә урнашу, һөнәри белем бирү һәм яңадан әзерләү, хезмәт һәм гарантияләр мәсьәләләре буенча консультация хезмәтләре күрсәтәчәк.

Гражданнарның пенсия белән тәэмин итү өлкәсендә хәбәрдарлык дәрәҗәсен күтәрү максатыннан вакантлы эш урыннары ярминкәсендә Вахитов районында Россия Пенсия фонды идарәсе белгечләре киләчәк. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә килүчеләр түбәндәге сораулар буенча консультацияләр алырга мөмкиннәр:

- пенсия белән тәэмин итү;

- булачак пенсияне формалаштыру;

- 2020 елда пенсияләрне индексацияләү;

- бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүләр;

- үз эшеңне ачу һәм бюджеттан тыш фондларга мәҗбүри түләүләр кертү;

- гражданнарга реаль вакыт режимында үзләренең формалаштырылган пенсия хокуклары турында белергә мөмкинлек бирүче «Иминләштерелгән затның шәхси кабинеты»нда теркәү тәртибе.

Эш урыннары ярминкәсе 9.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр Казан шәһәре, Качалов ур., 77 йорт адресы буенча узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International