Менделеевск муниципаль районында «Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгечләре атна саен мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән дәресләр үткә. Бүген гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы сенсор бүлмәсендә «Тынычлык дөньясы» дигән чираттагы дәрес уздырды.
Балалар мондый дәресләрне бик яраталар, чөнки алар психоэмоциональ һәм мускул киеренкелеген бетерүгә ярдәм итә. Бүлмәдә төрле җиһазлар ярдәмендә уңайлылык хисе тудырыла, бу белгеч белән бала арасында тыгыз элемтә урнаштырырга мөмкинлек бирә. Аеруча балаларга утлы шарлар һәм сенсор ком ошый.
Белгечләр билгеләп үткәнчә, сенсор бүлмәсендә булу нәтиҗәсендә балаларның кәефләре яхшыра, борчылу хисе кими.