Бүген Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә күчмә матурлык салоны эшләде.
Укытучыларының сизгер җитәкчелеге астында булачак осталар өлкәннәргә чәчтараш хезмәтләре күрсәттеләр. Тернәкләнүчеләр шатлыкларын яшермәде. Кунакларга алар чын күңелдән рәхмәт белдерде, нык сәламәтлек, иминлек һәм яраткан эшләрендә уңышлар теләделәр.
Тернәкләндерү үзәге белгечләре билгеләп үткәнчә, «Креатив» студиясе белән хезмәттәшлек социаль хезмәт алучыларга үз вакытында ярдәм алырга мөмкинлек бирә.
Чәчтарашханә хезмәтләрен 20 кеше алды.