Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Борис Пастернакның тууына 130 ел тулуга багышланган әдәби сәгать узды.
Чараны волонтер-китапханәчеләр үткәрде. Алар катнашучыларны рус шагыйренең биографиясенең кызыклы фактлары белән таныштырдылар, язучының Чистайдагы тормышы турында видеофильм күрсәттеләр, аның шигырьләрен укыдылар.