Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә «Әни+бәби» клубы кысаларында чираттагы дәрес узды. Социаль педагог Әлфия Хөснетдинова 14 бала һәм аларның ата-аналарын өй кошлары белән таныштырды.
Чара уен формасында үткәрелде. Балалар төрле биремнәр үтәде, сорауларга җавап бирергә тырышты. Чара барышында дидактик уеннар да кулланылды.
Педагог сүзләренә караганда, балалар шактый актив булдылар, үзләрен уңайлы хис иттеләр, барлык уеннарда да бик теләп катнаштылар. Ата-аналар үз балаларына ярдәм итеп, педагогка теге яки бу уенны оештырырга булыштылар.