Әлки интернат-йортында яшәүчеләргә концерт тәкъдим иттеләр

2020 елның 11 феврале, сишәмбе

Әлки өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Иске Матак мәдәният йортының «Ромашка» ансамбленең хәйрия концерты булып узды.

Чара барышында рус, чуаш һәм татар җырлары яңгырады. Артистлар башкаруында «Барыня» биюен халык бик җылы кабул итте. Тамашачылар чыгыш ясаучыларны көчле алкышлар белән бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International