Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында профилактик чара узды. Учреждениенең медицина хезмәткәрләре социаль хезмәтләр алучыларга коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү турында хөкүмәт телеграммасын укыдылар.
«Бездә яшәүчеләр борчылып телевизордан яңалыклар карыйлар, гәҗит укыйлар, алынган мәгълүмат турында фикер алышалар. Куркуга бирелмәс өчен, санитар кагыйдәләрне үтәргә кирәк: кулларны ешрак юарга, көн режимын сакларга, сулыш юлларын медицина битлекләре белән якларга», – дип сөйли медицина хезмәткәрләре. Бу авыр булмаган кагыйдәләрне һәркем өчен аңлаешлы рәвештә Р.А. Гәрәева һәм Р.М. Ишимбаевага җиткерергә тырыштылар.
Чара ахырында интернат-йортта яшәүчеләр «Коронавирус нәрсә ул?» дигән видео карадылар, шулай ук һәркемгә медицина битлекләре таратылды.