Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Татарстан – безнең уртак йортыбыз» дигән музыкаль күңел ачу чарасы уздырдылар.
ТАССРның 100 еллыгына багышланган концерт программасын Актүбә инвалидлар җәмгыяте рәисе, автор-башкаручы Ләйлә Карамова әзерләде.
Социаль хезмәтләр алучы Рөстәм Ханов «Мин яратам сине, Татарстан» җырын башкарды. Чарада катнашучылар милли киемнәрдә иде, аларның һәркайсы үзенең кече ватаны турындагы тәэсирләре белән уртаклашты.