Кичә Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Безнең дуслар – кыргый хайваннар» дигән интеграцияләнгән дәрес узды.
Чараның максаты – балигъ булмаганнарның кыргый хайваннар турында белемнәрен баету, табигатькә мәхәббәт һәм сак караш тәрбияләү.
Дәрес башында тәрбияче кыргый табигать төшенчәсен аңлатты. Балалар сорауларга җавап бирделәр, табышмаклар чиштеләр. Бигрәк тә аларга төрле уеннарда катнашу ошады. Уеннар аша алар җәнлекләрнең кайда торганын, ничек тукланганнарын белделәр.