Кукмара «Тылсым» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре шартлы рәвештә хөкем ителгән, балигъ булмаган балалары булган ата-аналар өчен район үзәк хастаханәсе табиб-наркологы Рөстәм Сабирҗанов белән очрашу оештырдылар.
Чара барышында катнашучыларны сәламәт яшәү рәвеше традицияләре, сәламәтлекне саклау юллары, шулай ук шәхеснең яхшы физик һәм психик формасына комачаулаучы факторлар белән таныштырдылар.