ЯҢАЛЫКЛАР


12
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

Халыкара туган тел көнен бәйрәм итү кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Лариса Евстратьева социаль хезмәт алучы 10 бала арасында «Туган тел безнең йөрәкләрдә» дип исемләнгән мастер-класс үткәрде.

Яр Чаллының «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтүгә юнәлдерелгән «Монолит» программасы тормышка ашырыла.

«Интернет тоткыныннан башка» программасын тормышка ашыру кысаларында Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль эш буенча белгече Наталья Хәмидуллина дәрес үткәрде.

Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге социаль педагогы Наилә Турова «Юл йөрү кагыйдәләрен үтә» дигән чара үткәрде.

«Үзгәреш җиле» клубы эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгечләр Гөлназ Веселовская һәм Гөлнара Гыйззәтуллина закон белән каршылыклары булган 15 яшүсмер өчен Әфганстан республикасында сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы белән очрашу оештырдылар.

Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче С.А. Пантелеева «Патриотик тәрбия» технологиясе буенча «Шигърият иленә сәяхәт» дигән дәрес үткәрде.

Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Татар әкиятләре» дигән викторина узды. Чараның максаты – балаларның татар халкының әкиятләре турында күзаллауларын киңәйтү.

Цифрлы технологияләр һәм Интернет заманында кәгазь хатлар узган гасырда калды диярлек. Әмма интернат-йортларда яшәүче ялгыз өлкән яшьтәге кешеләр өчен мондый хатларның әһәмияте зур.

Изотерапия һәм музыкотерапия технологияләре кысаларында Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында психолог Людмила Родикова «Кышкы кәеф» дигән дәрес үткәрде.

Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында «Зур сугышның кечкенә геройлары» дигән чара узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International