Югары Ослан интернат-йорты карамагындагылар балалар белән хат языша

2020 елның 12 феврале, чәршәмбе

Цифрлы технологияләр һәм Интернет заманында кәгазь хатлар узган гасырда калды диярлек. Әмма интернат-йортларда яшәүче ялгыз өлкән яшьтәге кешеләр өчен мондый хатларның әһәмияте зур.

«Почта аша килгән волонтерлар хатлары безнең әби-бабаларыбызга зур шатлык бүләк итә. Узган ел интернат-йортта яшәүчеләр 150дән артык хат һәм открытка алдылар. Быел да һәр өлкән кешегә котлау открыткалары килде инде», – дип сөйли Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты директоры Тәнзилә Васильева.

Елена Дмитриевага 97 яшь, аңа Мәскәүдән Юлия яза. Кыз даими рәвештә әбине бәйрәмнәр белән котлый, болай гына да хатлар яза. Елена Максимовна бу хатларны һәм открыткаларны кадерләп саклый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International