Изотерапия һәм музыкотерапия технологияләре кысаларында Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында психолог Людмила Родикова «Кышкы кәеф» дигән дәрес үткәрде.
Кышкы пейзажларның матурлыгына сокланып карарга физик мөмкинлекләре булмаган күп кенә өлкән яшьтәге кешеләр рәхәтләнеп кышның төрле төсмерләре сурәтләнгән фотолар карадылар. Аннары алар Антонио Вивальдиның «Ел фасыллары. Кыш» музыка дөньясына чумдылар.
Психолог тәкъдиме белән әбиләр һәм бабайлар, төрле техника һәм материаллар кулланып, үзләренең кәефләрен һәм хис-тойгыларын рәсемдә ясадылар. Аеруча өлкән яшьтәге кешеләргә рәсем ясауда традицион булмаган материалларны куллану ошады, бу булган шәхси һәм яшь авырлыкларын шактый җиңеләйтте.