Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче С.А. Пантелеева «Патриотик тәрбия» технологиясе буенча «Шигърият иленә сәяхәт» дигән дәрес үткәрде.
Әлеге чараның максаты һәм бурычлары социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның Пушкин һәм Тукай иҗаты турында белемнәрен ныгытудан тыш, аларда югары әхлак, эстетик зәвык һәм патриотик хисләр тәрбияләүдән гыйбарәт иде.
Светлана Анатольевна дәресне танылган шагыйрьләрнең тормышы һәм иҗаты турында сөйләүдән башлады. Әңгәмә барышында социаль хезмәт алучыларга Пушкин белән Тукайның үз шигъриятендә милли рух, халык мәнфәгатьләрен, туган илгә мәхәббәт чагылышын күзәтү тәкъдим ителде.