Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге социаль педагогы Наилә Турова «Юл йөрү кагыйдәләрен үтә» дигән чара үткәрде.
Дәрес викторина рәвешендә узды, аның барышында балалар юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен актив күрсәттеләр. Дәрес кызыклы уен белән тәмамланды.
Социаль педагог билгеләп үткәнчә, балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белә, әмма иң мөһиме – аларны юлда үтәргә кирәк.