«Кояшкай» үзәгендә патриотик юнәлешле чара узды

2020 елның 12 феврале, чәршәмбе

Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында «Зур сугышның кечкенә геройлары» дигән чара узды.

Тернәкләнүчеләр 12-14 яшьлек малайларның һәм кызларның батырлыклары турында видеороликлар карадылар. Тәрбияче А.М. Трофимова сүзләренә караганда, мондый чаралар үсеп килүче буын өчен бик зур тәрбияви әһәмияткә ия, чөнки алар сугыш турындагы тарихи истәлекне саклап калырга, батырлыклары өчен сугышта катнашканнарга рәхмәт белдерергә булышалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International